Җәйне үзең өчен файдалы итеп ничек үткәрергә

Менә тагын бер уку елы узып китте. Мәктәпләрдә соңгы кынгыраулар чыңлый. Күпләр өчен ул соңгы тапкыр чыңлап, чыгарылыш укучыларына сикәлтәсез юллар теләде. Баларның көтеп алган җәйге яллары башлана. Җәй айлары ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту өчен бик уңай вакыт.

Шул уңайдан, 2018нче елның 23нче мае көнне «Татарстан Җөмһүрияте Әлмәт муниципаль районындагы Татарстан Җөмһүрияте халыкны хезмәт, эш белән тәәмин итү һәм иҗтимагый яклау Министрлыгы «Кайгырту» халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автономияле халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү учреждениясендә «Җәйге ялларны ничек файдалы итеп үткәрергә» исемле дәрес үткәрелде.

Максаты: баларны җәйге ялларын дөрес итеп оештырырга өйрәтү.

Чараның бурычлары: балаларга җәйге каникуларны файдалы итеп үткәрү һәм куркынычсызлык ысулларын җиткерергә.

Чарада гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлекчесендә ярдәм алучы 6 балигь булмаганнар катнашты.

   

Соңгы яңарту: 2018 елның 21 октябре, 22:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International