.jpg)
Дәрес-презентация «Россия Көне»
«Шатлык» приютында «Россия Көне» дигән чара узды. Чараның максаты: балаларда үз иленә карата мәхәббәт горурлык хисе тәрбияләү, туган ил турында аларның белемнәрен баету. Дәрес барышында тәрбияләнүчеләргә түбәндәге юнәлешләрдә: Россия халыкларының гореф гадәтләре, йолалары һәм аларның дуслыгы; Россия табигатенең матурлыгы һәм төрлелече; «алтын боҗра» шәһәрләре; Россия байрагы һәм гимны, алар турында әңгәмә; географик картада Россияне өйрәндек табарга. Чара ахырында тәрбияләнүчеләр В.Рождественскийның туган ил турында шигырен тыңладылар.
Автор: тәрбияче Диля Волкова.

“Джунгли авазы” спорт бәйрәме һәм “Инопланетный биюләр”
29 июнь көнне «Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр “Джунглиавазы” дигән спорт бәйрәмендә катнаштылар. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм балаларның җитезлеген, үткенлеген, спортка мәхәббәтен арттыруча юнәлдерелгән иде. Чара “Арысланнар” һәм “Анансики” командаларының чыгышлары белән башланды.
Бәйрәм төрле конкурслар һәм уеннар белән чиратланып барды. Ахырдан балалар “Инопланетный биюләр” марафонында катнашып, оригиналь күнегүләр күрсәтттеләр.
Чара балаларның җырлавы һәм бүләкләр өләшү белән тәмамланды. Барысыда күтәренке кәеф алдылар.
Автор: музыкаль җитәкче Татьяна Угарова и социаль педагог Екатерина Карнаухова.
.jpg)
Дәрес-презентация «Безнең дуслар-китаплар»
Укылыш-менә иң яхшы укулар
А. С. Пушкин
«Шатлык» приютында «Безнең дуслар-китаплар» дигән темага чара уздырды. Чараның максаты: китапларга сакчыл караш һәм нәфис әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләнү .Дәрескә кадәр балалар әдәбиятеннән күргәзмә оештырылды.Чара барышында балалар кроссвордлар чиштеләр, китап турында мәкальләрне искә төшерделәр.Китапханәдә тәртип кагыйдәләре бәлен таныштылар. Нәтиҗәдә, балалар китап безнең дустыбыз, киңәшчебез, ярдәмчебез һәм безнең укытучыбыз, икәнлегенә төшенделәр.
Автор: тәрбияче Дилә Волкова.

««Шатлык» приютның тәрбияләнүчеләр җәй көннәрне кызык итеп үткәрәләр»
29 июнь көнне «Шатлык» приюты балалары «Батыр» кинотеатырында булдылар. Кинотеатрда алар бик күп фильмнар карадылар, ләкин яңартылган зал аларда тагын да соклану уятты. Балалар гаҗәеп кызык «Джим пуговка һәм машинист Лукас» дигән фильм-әкият карадылар. Фильм яшь тамашачыларны битараф калдырмады. Балалар күңелле тәэсир һәм караулар рәхәтлек алдылар.
Автор: тәрбияче Ирина Тимофеева.

“Әкият утравына сәяхәт” дигән әңгәмә
«Шатлык» приютында мәктәпкәчә кеше яшьтәге балалар белән “Әкият утравына сәяхәт” дигән сөйләм телнең “Кургый хайваннар” темасы нигезендә лексик-грамматик өлешен үстерү нигезендә алып барылды. Дәрес беренче класска балаларны әзерләү буенча “Восхождение” мәктәбе системасында.
Дәрес тутый кош Романың “Узнавай-ка” әкияти утравына катырга ярдәм сорау белән башланды.
Аннан соң балалар җәнлекләрне һава шарыенда өйгә кайтырга ярдәм итәр өчен сәяхәткә киттеләр. Юлда төрле сынаулар аша уздылар, уеннар уйнадылар. Дәрес ахырында бармакларга гимнастика ясадылар. Хәрәкәтле уеннар уйнадылар. “Кешесез утрау” дигән мультфильм карадылар һәм аның турында фикер алыштылар.
Мондый дәресләр балаларда иҗади фикерләү кенекмәләре формалашиыра, стандарт булмаган биремнәрне чишү танып белү активлыгын һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерә.
Автор: социаль педагог Екатерина Карнаухова.

Мультсалон “Мультфильмнардагы яраткан китап геройлары»
Питрәч “Шатлык” приютында Мультсалон “Мультфильмнардагы яраткан китап геройлары»- дип исемләнгән күңелле конкурс программасы булып узды. Тәрбияләнүчеләр кноматографлар тарихы, мультфильмнар, «музыкаль ринг», «Уйлап тап» конкурсларында актив катнаштылар. Иң истә калган конкурс үзләрен “Винни- Пух” мультфильмы геройларында сынап карау булды.
Автор: социаль педагог Оксана Закалова.
(1).jpg)
“Яшьүсмерләр арасында тәмәкә тартуны кисәту”дигән темага чара
Питрәч муниципаль районындагы «Шатлык» социаль приютында психологы Садыкова Р. Н. өлкын группа балалары белән “Яшьүсмерләр арасында тәмәкә тартуны кисәту”дигән темага чара үткәрдә.
Чараның максаты”әдеплелек кагыйдәләрән һәм бер-берсе арасындагы мөнәсәбәтләр не аңлау, танышу купеемәләрен булдырну.
Чара бик җанлы һәм кызык узды, торле уен техникалары кулланылды, сөйләм күнекмныгыту “Нәрсә курәм шуны әйтем”, “Башкаларга игътибар күрсәт”, уеннары, шулай ук хисләр һәм тәннең тәнләшуе торле уен этюдлары белән күрсәтелде.
Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, үзләренең фикерләре һәм кичерешләре белән уртаклаштылар, командада әшләү нәтиҗәсендә монәсәбәтләрне аңлау күнекмәләре үсте, балаларның активлыгы, иниөиативныгы артты, үзләренең уңай, позицияләре формалашты.
Автор: психолог Римма Садыкова.
.jpg)
“Транспорт” темасына дәрес
Тәрбияче Шәйхетдинова Л.Р нәниләр төркеме белән “Транспорт” темасына дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларга транспорт төрләре буенча гыйлем беркетергә. Балалар аз хәрәкәтле “төсле автомобильләр”, “Дулкын”, туп белән дидактик уеннарга җәлеп ителделәр. Дәрес барышында балалар туландырган “транспорт” сүзен кулландылар, сүзлекләрен активлаштырдылар, балалар тулы җавап бирергә өйрәнделәр, кызыксыну белән әңгәмәгә кушылдылар. Дәрес ахырында дәфтәр битендә “барлык самалетларны табарга”, “транспорт төрләрен билгеләргә”, дигән биремнәр бирелде.
Автор: тәрбияче Лесән Шайхутдинова.

«Толстой һәм Без» дигән әдәби КВН
Питрәч районы “Шатлык” приюты социаль педагогы Закалова О.Ю. өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән «Толстой һәм Без» дигән әдәби КВН үткәрде. Уенда “Лев” һәм “Сугыш һәм тынчылык” командылары катнашты. Командалар язучының биографиясеннән фактларга җавап бирделәр, әсәрләреннән өзекләр сөйләделәр, тест үттеләр. Уенның ахырында иҗади конкурс булды, анда балаларга “Толстой һәм Без” дигән стена гаҗите ясарга кирәк булды һәм язучының әсәрләреннән фразалар белән якларга тиеш иделәр. Лидерлар рәтенә “Сугыш һәм тынычлык” командасы чыкты.
Автор: социаль педагог Оксана Закалова.

“Китап иленә сәяхәт”
26 июнь көнне Питрәч районы китапханәсе “Шатлык “приюты тәрбияләнүчеләренә ишек ачты.Китапханәдә балаларны бик җылы каршы алдылар.Китапханә – ул китап саклаучы йорт һәм аның вазыфалары турында китапханәче балаларны таныштырып китте.Җәмагать урынында үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшерде.Китап күргәзмәсе бик зур кызыксыну уятты балаларда.Җурналлар, нәниләр өчен китаплар һәм төрле тематикага язылган энциклопедияләрне ләззәтләнеп карадылар.Экскурсия нәниләр төркеменә бик зур тәссир итте.Бик зур рәхмәт,китапханәчеләргә китап иленә экскурсияне оештырырга булышканнарына.
Автор: тәрбияче Лилия Минневалиева.
.jpg)
“Спорт калейдоскобы”
Питрәч районының “Шатлык” приютында “Спорт калейдоскобы”дигән спорт бәйрәме булып узды. Эстафетада мәктәп яше балалар катнашты. Балалар ике командага “Альпенистлар” һәм “Спортсменнар” бүленделәр. Командаларга төрле конкурслар да йогерергә, сикерергә, үрмәләргә кирәк иде, шулай ук үзләренең үткенлекләрен һәм зирәк- лекләрендә күрсәттеләр. Интелектуаль конкурсларда үзләренең спорт турындагы белемнәрен сынадылар. Җиңү дәрте бөтен көчләрен туплап финишка килүгә этәргеч булды.
Балалар җиңү яулау өчен физик яктан кочле булу гына җитми дигән нәтиҗәгә килделәр. Бер үк вакытта максатчан, ихтияр көчле, җитез, тапкыр, оешкан булуда кирәк.
Ярыш чын сәламәтлек һәм спорт бәйрәме булды!
Автор: социаль педагог Оксана Закалова.

“Исәнме, кызыл җәй!” спорт бәйрәме
Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Галимҗанова Л.М “Исәнме, кызыл җәй!” дигән тема астында спорт бәйрәме үткәрде. Максаты:-баларның актив ялын оештыру. Әлеге бәйрәмгә алар уйнарга Һәм күңел ачарга җыелганнар иде, чөнки хәзер җәй-күңелле, бәхетле чак. Җәй айларында без ял итәргә,көч тупларга тиешбез. Шулай ук төрле спорт уеннары да оештырылган иде. Әлеге уеннарда шулай ук игътибарлылык һәм кызыксынучанлык тәрбияләнде. Барысына да кызык һәм күңелле булды.
Автор: тәрбияче Лейсән Галимҗанова.
.jpg)
Керәшен Сәрдәсе авылының “Туган якны өйрәнү музеена” экскурсия
19 июнь көнне «Шатлык» приюты тәрбиләнүче балалар Керәшен Сәрдәсе авылының “Туган якны өйрәнү музее “нда булып кайттылар. Музейның бусагасыннан ук безне музей директоры Волков Олег Александр улы каршы алды. Олег Александр улыннан, без музейның 1981 елда төзелә башлаганын белдек. Ә 1985 елда ул Керәшен Сәрдәсе мәктәбенең музее итеп теркәлә. 2003 елны музей Питрәч районының “Туган якны өйрәнү музее”ның бер бүлеге булып санала башлый. Музей 1743 елда сәүдәгәр Максимовлар төзегән ике катлы таш йортта урнаша.
Музей экспозицияләре ике катка бүленгән. Беренче катта керәшен халкының сирәк очрый торган, көн-күрештә кулланыла торган экспонатлары урнашкан. Өй керәшеннәрнең узган гасыр стилендә бизәлгән.
Залның бер өлеше керәшеннәр ое итеп бизәлгән. Анда: коровать җәймәләре, тәрәзә пәрдәләре, хатын –кыз киемнәре урнашкан. Икенче өлешендә керәшен гаиләсенең көн – күреш җиһазлары урнашкан. Йортның икенче катында туган якны өйрәнү материаллары, авыл тарихы, Гражданнар һәм Ватан сугышында катнашучылар , мәктәп тарихы , алдынгы колхозчылар, авылдан чыккан билгеле кешеләр тарихы турында материаллар тупланган.
Балаларга музейда бик ошады, алар музей экспонатлары турында күбрәк белер өчен Олег Александр улына сораулар яудырдылар. Без, Олег Александровичка, шундый җылы очрашу һәм кызыклы мәгълүмәтләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Автор: тәрбияче Лидия Дементьева.

.jpg)
«Сабантуй»
Питрәч районның "Шатлык" приютында милли бәйрәм "Сабантуй" узып китте. Бәйрәмне традиөи буенча концерттан башладылар. Тәрбиянүчеләр җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр.
Буламы Сабантуй уенсыз? Балалар зур теләк белән тйрле конкурсларда катнаштылар: "Күкәй белән йогерү", "Капчыктта йөгерү", "Чиләк белән йөгерү", "Чабыш". Кунакка Хуҗа Нәсретдин дә килде, балалрга табышмаклар әйтте, конкурста актив катнашты.
Сабантуй ахырында призлар оттылар, тәмле ризык ашадылар.
Автор: тәрбияче Лейсән Шарафутдинова.

«Исәнме, җәй!» дигән дәрес
«Шатлык» приютында «Исәнме, җәй!» дигән дәрес булып узды. Кече группа балалары, тәрбиячеләре Тимофеева И.А. белән уртаклаштылар, әлеге вакытның билгеләре һәм үзенчелекләре турында сөйләделәр.
Автор: тәрбияче Ирина Тимофеева.
.jpg)
“ Шатлыкның” тәрбияләнүче балалар үзләренең хезмәткәрләрне Социаль хезмәтче көне белән котладылар”
8- нче июнь – асыл традицияләрне яңартып, кешеләргә игътибарлылыкны арттыру һәм рәхмәт белдерү йөзеннән – мохтаҗлыкта яшәүче һәм көчсез, ярдәмгә өмет баглаучы кешеләргә ярдәм итүче – социаль хезмәткәрләр көне ул. Бүген “Шатлык” приютында социаль хезмәткәрләрне котлау уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрдек. Әлеге чараны музыкаль җитәкче Угарова Т.Н., тәрбияче Апакимова Р.Х.., социаль педагог Карнаухова Е.С.алып бардылар. Приютта тәрбияләнүче балалар социаль хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлап эшләрендә уңышлар, саулык-сәламәтлек, түземлек, кайгыртучанлык, өмет һәм җылылык күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерделәр. Җылы, матур котлау сүзләре белән кунакларны приютыбызның директоры Халилова Резеда Васыловна котлады. Бәйрәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Автор: тәрбияче Рәзинә Апакимова.

”Светофор безнең дустыбыз һәм ярдәмчебез”Кызыл,сары,яшель”, дигән дәрес
“Шатлык” приютында ”Светофор безнең дустыбыз һәм ярдәмчебез”Кызыл,сары,яшель”, дигән дәрес өештырылды. Дәрес юнәлдерелгән светофор һәм аның сигналлары турында белемнәрен беркетүгә. Балаларның күзәтүчәнлекләрен үстерүгә һәм тулы җавап бирә белергә. Дәрес уен формасында үткәрелде. Тәрбияләнүчеләрдә “Светофор”,”Җитез җәяүле “, кебек уены һәм эстафетасы бик зур кызыксыну уятты, чөнки бу еннарда балаларның физик хәләте һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре ныгытыла.
Автор: тәрбияче Лилия Минневалиева.
(1).jpg)
«Минем йортым – Россия!»
Безнең һәрберебез өчен «Россия» сүзе аерым мәгънәгә ия. Әмма барыннан да элек – бу безнең Ватаныбыз. Кешенең туып үскән, гаиләсе яшәгән урыны. Кешеләрдә иң изге хисләр тудыра торган урын.Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияче Апакимова Р.Х. Россия көне уңаеннан «Минем йортым – Россия!» - диеп аталган дәрес үткәрде. Әлеге дәреснеә максаты: Үз илеңә карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү иде. Дәрес вакытында тәрбияләнүчеләр « Туган җир барысында булдыра!” – дигән бик мөһим сүзләрне аңладылар. Тәмле һәм җылы икмәк белән туендыра, шифалы чишмә суларыннан авыз иттерә, үзенең матурлыгы белән хозурландыра алуын да аңладылар. Без башкалабыз белән чын күңелдән горурлана алачагыбызга ышаныбыз. “Моны без үсеп килүче яшь буын күзләреннән күрәбез”-дигән сүзләр белән дәрес тәмамланды.
Автор, тәрбияче Рәзинә Апакимова.

«Күңелле стартлар»
Питрәч «Шатлык» социаль приюты тәрбиячесе Апакимова Р.Х. “Шәһәрдә күңелле чаралар» дигән темага күңелле стартлар уздырды. Чараның максаты-балаларнын сәламәтлеген ныгыту, спортның кеше тормышындагы әһәмиятен аңларга булышу.
Балалар өчен кызыклы конкурслар оештырылган иде, анда алар рәхәтлек һәм сәламәтлек алдылар. Ике командага бүленеп йөгерү, сикерү һәм калган күнегүләрдә сынатмадылар. Мондый чаралар спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә уңай нәтиҗәләр бирә.
Автор: тәрбияче Рәзинә Апакимова.

“Кунакка чакырабыз” дигән чара
14 июнь көнне “Шатлык” приютында олы төркемдә тәрбияләнүче балалар белән берлектә “Кунакка чакырабыз” дигән чара үткәрелде. Чараның максаты: балаларны этикет нормаларына таянып, ничек итеп кунакка чакырырга, килгән кунакны дөрес итеп каршы алырга, үзеңне хуҗа ролендә дәрес итеп тотарга өйрәтү иде. Дәрескә бик күп остәмә иллюстратив әсбәпләр әзерләнде. Балалар кунакка чакыру Һәм кунаккны дәрес итеп кабул итү, кунакчыллык кагыйдәләре белән таныштылар. Шулай ук өстәл артында үзеңне ничек тотарга, бәйрәм өстәлен ничек әзерләргә икәнен дә өйрәнделәр. Бу дәрестә балалар үзләре өстәл әзерләп бер-берсен баллы ризыклар һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Балаларга бу дәрес бик ошады, чөнки алар бүген чын-чынлап хуҗа һәм кунак ролен башкардылар.
Алар бит, иртәме, соңмы хуҗа һәм кунак ролендә булачаклар. Үзләренең алдагы тормышларында шушы кагыйдәләргә таянып эш итәрләр дигән теләктә калам.
Автор: тәрбияче Лидия Дементьева.

«Наркотикларсыз тормыш» акциясе. Уйнаганда, аралашырга өйрәнәбез
Питрәч муниципаль районындагы «Шатлык» социаль приютында психологы Садыкова Р. Н. «Наркотикларсыз тормыш» акциясе кысаларында, өлкән группа белән яңа программа нигзендә “Яшьүсмерләр ярасында тәмәкә тартуны кисәтту” дигән темага дәрес үткәрде.
Дәреснең максаты: әдәплелек кагыйдәләрен һәм бер-берсе арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау, танышу күнекмәләре булдыру.
Дәрес бик җанлы һәм кызык узды, төрле уен техникалары кулланылды “Иссемнәр –сыйфатлар”, “Исәнләшик”, “Ә сез минем турыда белмәдегез”. Сөйләм күнекмәләрен ныгыту турында күренеш күрсәттеләр. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, үзләренең фикерләре һәм кичерешләре белән уртаклаштылар командада әшләү нәтиҗәсендә монәсәбәтләрне аңлау күнекмәләре үсте, балаларның активлыгы, инициативлыгы үсте, үзләренең уңай, позицияләре формалашты.
Автор: психолог Римма Садыкова.
.jpg)
“Рәссәй көненә” багышланган дәрес
«Шатлык» приютында кече яшьтәге балалар белән Рәссәй көненә багышланган дәрес үткәрелде. Тәрбияче балаларга бәйрәм, аның традицияләре, йолалары, символика турында сөйләде. Бәйрәменең символы күп милләтләр яшәүче халыкларның бердәм булуы, туган илебез өчен хәзеге көнне һәм киләчәге өчен җаваплы икәнлегебез турында искә төшерә. Балалар Рәссәйгә багышланган җырлар җырладылар, ватаныбыз турында мәкальләр сөйләделәр. Дәрес барышында балалар бик актив катнаштылар. Йомгаклау өлешендә балалар “Рәссәй Флагы” аппликациясен ясадылар.
Автор: нәниләр группасы тәрбиячесе Лилия Минневалиева.

«Шундый төрле Россия» исемдәге әңгәмә
Питрәч районның "Шатлык" приютында кечкенә балалар өчен "Шундый төрле Россия" исемдәге әңгәмә үткәрелде. Ул әңгәмәнең төп максаты – балаларны Россия тарихы, обычыйлар, төрле республикаларның милли бәйрәмнәре белән таныштыру, шулай ук мәкәлләр өйрәтү. Балалар зур кызыксыну белән илнең пейзажларын карадылар, төрле дидактик уеннар уйнадылар.
Автор: тәрбияче Лейсән Шарафутдиннова.

«Тылсымлы тасма» дигән гимнастика дәресе
«Шатлык» приютында гадәттә булмаган «Тылсымлы тасма» дигән бик кирәкле нәфис гимнастикада аергыч – төсле тасма белән кулланып физкультура дәресе үтте. Дәреснең максаты: төсле тасмалар кулланнып төрле вариантларда күнегүләр башкарырга. Разминкадан соң балаларны һәряктан үстәрү максатында ,физкультура комплекс күнегүләре гимнастика элементлары белән бәйләп «Вальс» музыкасы астында алып барылды .Аннан соң балалар «Салават күпере», «Инеш аша сикерү», «Тасмаларны йомгакка җыю» кебек күңелле хәрәкәтле уеннар уйнадылар.Спортта стандарт булмаган җиһазлар куллану дәресне мавыктыргыч күңелле итеп уздыру балаларда дәрескә карата зур кызыксыну уята, дәреснең нәтиҗәлелеген бик нык күтәрә . «Тылсымлы тасма» куллану укучыларга һәм өлкәннәргә уңай эмоциональ кичерешләр бирә, аларны савыктыра.
Автор: тәрбияче Дилә Волкова.

Балалар белән берлектә” дигән хәйрия концерты
“Шатлык” приютында тәрбияләнүче кызлар Казан кооператив институтның Рәсәй кооперациясе институты оештырган. “Балалар белән берлектә” дигән хәйрия концертында булдылар. Югары уку йорты сәхнәдә Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов һәм Венера Ганеева белән бергә студентларның музыкаль коллективлары да чыгыш ясады. Концерттан соң балаларны “Европа” отеле ресторанында бик тәмле аш көтә иде. Шулай ук кызларга 3 велосипедка сертификат һәм өч балага 2018 елда Казан кооператив институтында укырга мөмкинлек бирүче сертификатлар бүләк ителде.
Автор: социальный педагог Окасана Закалова.
.jpg)
“Чик сакчысы көне”
«Шатлык» приютында чик саклаучылар көненә багышлап әңгәмә үткәрелде.Әңгәмәнең максаты: баклаларны Рәссәй армиясенең ватаныбызның ышанычлы яклаучы икәнлеге турында таныштырырга һәм белгәннәрен ныгытырга багышланды.Дәрес барышында тәрбияләнүчеләр сак саклаучыларның хезмәте белән һәм аларның ярдәмчеләре этләр белән дә таныштылар.Безнең яклаучылар нинди шартларда хезмәт иткәнен бик кызыксынып презентация һәм видео сюжет карадылар.Йомгаклау өлешендә балалар сак саклаучыларның хезмәте турында рәсемнәр ясадылар.Тәрбияләнүчеләрдә Рәссәй армиясенә хөрмәт һәм сак саклаучыларга охшарга тырышу хисләре уятылды.
Автор: тәрбияче Лилия Минневалиева.
.jpg)
“Балачак бәйрәме”
Питрәч районы “Шатлык” приютында балаларны яклау көненә багышланган төрле төсмерләргә бай чара булып үтте. Балаларны котларга, аларның бәхетле мизгелләрен уртаклашырга халакны социал яклау бүлеге җитәкчесе Сәхәбиева Рәшидә Рәшид кызы килде. Балалар өчен бик кызыклы һәм күңелле әйберләр әзерләнгән иде. Кунакка күп кенә әкият геройлары килде, кыю һәм акыллы клоун Тишка, матур, акыллы Мальвина. Мальвина үзе белән кызыклы табышмаклар, башваткычлар, баллы призлар алып килде. Балалар шигырь сөйләделәр, җырладылар, кызу биюләр биеделәр.Бәйрәм чарасының иң зур байлыгы; балаларның көлүе, шатлыктан янган күзләр, бәхетле елмаю булды.
Автор: социаль педагог Оксана Закалова.
“Яшелчә һәм чәчәк үсентеләрен карап үстерү”
«Шатлык» приютында хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Бу эшнең максаты хезмәткә карата уңай караш тәрбияләү.
Дөрес оештырылган хезмәт хезмәтне яратуны формалаштыра. Менә алар үзләренең тәрбиячеләре Ибрагимова И.П. белән яшелчә һәм чәчәк үсентеләрен тәрбияләделәр. Бу хезмәттән алар зур канәгатьләнү алалар. Моның белән генә эш бетми әле, алда кызу җәй, ә бу су сибү һәм чүп утау.
Автор: тәрбияче Индира Ибрагимова.
Соңгы яңарту: 2018 елның 2 июле, 14:05