“Космонавтика һәм авиация көне” темасына интегральләшкән чара – әңгәмә һәм рәсем ясау шөгыле.

“Космонавтика һәм авиация көне” темасына интегральләшкән чара – әңгәмә һәм рәсем ясау шөгыле.

2020 елның 13 нче апрелендә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбиче Пантелеева С.А. һәм психолог Родикова Л.В. “Өлкән яшьтә патриотик тәрбия”, “Изотерапия һәм чәчәктерапия” технологияләре кысаларында бүлмәләрдә “Космонавтика һәм авиация көне” темасына социаль хезмәт алучылар өчен интегральләшкән чаралар уздырдылар. Чараның бурыч һәм максатлары: социаль хезмәт алучыларның галәм, Җирнең беренче космонавты Ю.А.Гагарин турында белемнәрен арттыру; кәгазь битендә төрле буяларны (зәңгәр, күк, шәмәхә, кара) катнаштырырга өйрәтү; үрнәк буенча рәсем ясау күнекмәләрен ныгыту; репродукцияләр карап алган кичерешләрне космик пейзаж картинасы итеп рәсемгә төшерү омтылышы уяту; композиция һәм колоритны сиземләүләрен үстерү. Әңгәмә һәм рәсемле презентация ярдәмендә белгечләр социаль хезмәт алучыларны илебездәге авиация үсеше һәм галәмне үзләштерү тарихы белән таныштырдылар, космик пространствоны үзләштерүгә нигез салучыларны һәм галимнәрне искә төшерделәр: космонавтикага нигез салучы, аэродинамика өлкәсендә уйлап табучы һәм совет галиме Константин Циолковский; совет галиме, практик космонавтикага нигез салучы Сергей Королев; Советлар Союзы герое, совет очучысы, хәрби начальник, авиация генерал-полковнигы Николай Каманин; академик, совет галиме - математик, механик, академик Мстислав Келдыш; беренче космонавт - очучы Юрий Алексеевич Гагарин һ.б. Өлкәннәр илебезнең галәмне үзләштерүдәге уңышлары турында зур горурлык белән искә алдылар. “Йолдызга сәяхәт” релаксацияcеннән соң өлкәннәрнең фантазияләре һәм күзаллаулары активлашып китте, алар бик мавыгып космик ракеталар ясауга керештеләр. Рәсемнәр матур төсләргә буялган, күптөрле һәм вакыйгаларга бай иде. Һәммәсе дә иҗади шөгыльдән канәгатьләнү алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International