ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2020 ел
сишәмбе

5 май көнне Югары Утар балалар йорты тәрбиячесе Тимергалиева Рузилә " Җиңү рекорды «дигән темага спорт чарасы үткәрде.

 Максат: балаларда физкультура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә ихтыяҗ тәрбияләү.

     Буген социаль ярдәм күрсәтү “Доверие – Ышаныч” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларга “ Ярдәм янәшә” Республика күләм акциясе кысаларында азык – төлек җыелмалары өләште. Кабул итеп алучылар Республикабыз  Президенты Рөстәм Миннехановка күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Бөтендөнья астмага каршы көрәш көне һәр елны майның беренче сишәмбесендә үткәрелә. Бүген палата шәфкать туташы Йосыпова Миләүшә «Бронхиаль астма профилактикасы» дигән темага лекция үткәрде.

«Балачак унъеллыгы» чаралары кысаларында Аксубай районының «Хыял»  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән даими рәвештә  ишегалды уеннары фестивале үткәрелде.  


4
май, 2020 ел
дүшәмбе

Җиңү көне алдыннан безнең интернат – йортта Георгий тасмасын матур аксессуар-брошьга әверелдерү буенча мастер-класс узды.

Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Блокадалы Ленинградта яшәүче Исхаков Ринат Сандык улын котлау кичәсе оештырылды. Шулай ук интернат-йорт директоры Рөстәм Равил улы  Равилов Исхаков Р .С. бүләк пакетын тапшырды.

Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йортында фельдшер Гайфуллина З.Ш. көн саен социаль хезмәтләр алучылар белән шәхси гигиена дәресе үткәрә.

«Картлык – шатлык» Хәйрия фонды интернат-йортларда яшәүчеләр өчен Пластилиннан онлайн дәрес - әвәләп ясау оештырды. Дәрес Җиңү көненә багышланган иде.

Пластик материаллар ярдәмендә әйберләр ясау өлкән яшьтәге гражданнар өчен тернәкләндерү булып тора. Бу сөйләмне, кулларның вак моторикасын, игътибарны, хәтерне, логик фикерләүне, тырышлык, сабырлык, иҗади сәләтне яхшырта. Пластилин - идеаль вариант. Ул йомшак, күп тапкырлы, эштә һәм саклауда аерым күнекмәләр таләп итми, тиз формалаша. «Картлык – шатлык» хәйрия фонды хезмәткәрләре пластилин ясау буенча иң яхшы онлайн дәрес сайладылар.


3
май, 2020 ел
якшәмбе

Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре онлайн-режимда мастер-класслар уздыралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International