ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Безнең уңышлар

Беркемгә дә сер түгел, авыр тормыш хәлендә булган кеше белән эшләүче белгечләргә күпме сабырлык, игътибарлылык һәм сизгер мөнәсәбәтле булу кирәк булганы. Һәм без ышаныч белән шуны әйтә алабыз:   “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә нәкъ менә шундый белгечләр эшли дә инде. Алар инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарга, балаларга квалификацияле ярдәм күрсәтү генә түгел, һәр кешене тыңлый, сүз белән дә, эш белән дә булыша беләләр.

Шушы көннәрдә «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чарада  «Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе иң яхшы хезмәткәре"»   конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырдылар.    Үзәгебез психологы Салиманова Г.П. беренче урын яулады. Шулай ук хезмәт буенча инструктор Панова Е. В. катнашында ярымпрофессиональ Silver  машинасында перфокарт ярдәмендә төрле төстәге орнаментларны машина белән бәйләү технологиясе буенча мастер-класс оештырды.  

Хезмәттәшләребезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

«Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылар арасында 11 июнь көнне балалар паркында Россия көненә багышланган скандинавия йөреше фестивале узды.


14
июнь, 2019 ел
җомга

2019 нчы елның 10 нчы июне көнне “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Алевтина Коровина 12 балигъ булмаган бала өчен Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган «Россия – туган илем" дигән дәрес үткәрде.

Максаты: балаларда ватанпәрвәрлек хисе, бала туган һәм ул яши торган урыннарга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү; үз иленең тарихына һәм традицияләренә кызыксыну уяту.

Зәйлеләр Казанда 14 июньдә мастер-класс күрсәттеләр. Казанның «Корстон» комплексында социаль хезмәткәрләр Көненә багышланган күргәзмә оештырылды. Зәйдән 2 мастер-класс күрсәтелде.

    Россия көнен үткәрү кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучылар  белән әңгәмәләр һәм китаплар уку үткәрделәр.

2019 елның унөченче июнендә Олыяз, Манзарас, Лубян  авыл җирлекләрендә  һәм Кукмара шәһәрендэ яшәүче унсигез социаль хезмәтләрдән файдаланучылар  белән  “Гомер көзе” программасы буенча чара уткәрелде.  Чара өй шартларында   лекция рәвешендә  узды. Лекциянең темасы: “Өлкән яшьтәге кешеләрнең дәрәҗәләре”.

       Бүген Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты территориясендә кече Сабантуй узды. Матур почмакта өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт бакчасында традицион уеннар үткәрелде. Милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны чагылдыручы бәйрәм күңелле уеннар, конкурслар, эстафеталар белән дәвам иттелде. Бу чарага килгән өлкән кешеләр бик актив һәм тату булдылар: ике командага бүленеп, аркан тарттылар, җырладылар һәм биеделәр, нәтиҗәдә дуслык җиңде.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә, иганәче ярдәме белән, «Джакколо-Жульбак» дигән өстәл уены булдырылды.

 

         Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 2019 елның 14 июнендә «Ныклы гаилә» проекты кысаларында, мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Кече Сабантуй» чарасы уздырдылар.

 

2019 елның  14  июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәге балалары  өчен  “Табигый характердагы хәлләр вакытында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре ” дигән видео дәрес күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International