ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Эш визиты кысаларында Юрий Петрович, район башлыгы Гилманов Камил Камал улы белән бергә Аксубай муниципаль районы «Хыял " социаль приютында булды.

2018 елның октябрь аенда Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы оешуга 100 ел тула.

30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

"Апрель" тернәкләндерү үзәгендә яңа эрго савыт-саба җыелмасы барлыкка килде .

      Һәр елның 30 октябре  Россиядә репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнеп үтелә. Бүген “Изгелек” үзәге белгечләре  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торучы балалар белән бергә үзәктә карамакта торучы Хәкимова Равия Галимҗан кызының хәлен белделәр һәм бүләк тапшырдылар.

     Ул күз яшьләре аша үзенең авыр балачагын искә төшерде. “Без – репрессиягә дучар булган корбаннарның балалары.  Бу якты дөньяда безгә яшәве бик авыр булды. Безне онытмаулары бик сөендерә. Искә алуыгыз өчен зур рәхмәт” – диде Равия апа.

  

    

Лениногорск муниципаль районында “Исток –Башлангыч”халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Үзеңне ничек котыру чиреннән сакларга”дигән әңгәмә үтте.

30 октябрь 2018 ел, сишәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре Свиньякова Юлия һәм Самойлова Гөлчәчәк “И.И.Шишкин – бөек рус рәссамы” дигән видео дәрес үткәрделәр.

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Альпари» ЯФ белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән 4 яшьтән 12 яшькәчә балалар өчен «Кыш Бабайга хат» акциясе уздыра.

Балалар Кыш бабайга, хыялларын тормышка ашырсын һәм аларга яңа елга бүләкләр ясасын өчен, изге теләкләр язылган котлау хатлары яздылар.

Спорт ярышлары «Сәламәт булу – бик яхшы!”

 

 “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениясендә 30 нчы октябрьдә  16 инвалид балалар  һәм 13 ата-аналар өчен 32нче мәктәп бинасында «Инклюзивная среда» волонтелары житәкчелегендә “Сәламәт булу – бик яхшы!” исемле спорт ярышлары уздырылды. Инклюзив шартта оештырылган чарада балалар  рәхәтләнеп уйнадылар, ярышларда актив катнаштылар, жиңделәр.  Һәр бала бүләккә лаек булды.

29 октябрьда Республикабызның сукырларны һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең Чистай бүлекчәсендә комсомолның 100-еллыгына багышланган очрашу узды. 

2018 елның 29 октябрендә “Шатлык " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча инструктаж үткәрелде. Чара гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча 2018 елга төп чаралар планы нигезендә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International