3 декабрь-махсус көн, бу көнне бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу дата барыбызга да безнең янәшәдә ярдәмгә, ярдәмгә кайгыртучанлыкка мохтаҗ кешеләр яшәвен искә төшерә. "Шәфкатьле булыйк, игелекле булыйк һәм түземле булыйк!"
Менә безнең урман хуҗалыгы интернат–йортында да кышның беренче көнендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар декадасы старт алды.
1 декабрьдә инвалидлар җәмгыяте вәкилләре һәм социаль яклау башлыгы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы катнашында бәйрәм чарасы узды.
Социаль хезмәтләр алучылар алдында Бәйрәм концерт программасы белән Теләче муниципаль районы авыл җирлеге башлыгы Рәхмәтуллин Нияз Рәис улы җитәкчелегендәге фольклор ансамбле һәм Саба муниципаль районы Олы Кибәче авыл җирлеге фольклор ансамбле коллективлары чыгыш ясады. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Технология» биргән бүләк пакетлары бүләк ителде.
24 ноябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортының социаль хезмәтләр алучылары Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар. Безнең интернат карамагындагылар «Чыршы уенчыгы» дигән мастер-класста катнаштылар.
1 декабрь - Бөтендөнья СПИД белән көрәш көне. Бу бәйрәм түгел. Бу көн дөнья җәмәгатьчелегенең һәм гади кешеләрнең игътибарын СПИД проблемасына, кеше тормышының кыйммәтлегенә җәлеп итү өчен барлыкка килде. 10 ноябрьдә Лесхозның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән “Мәгълүматлылык - СПИДтан иң яхшы яклау” дигән профилактик әңгәмә узды. Әңгәмәне шәфкать туташы уздырды, ул катнашучыларга ВИЧ-инфекция ачылу тарихы, бу үлем куркынычы булган инфекциянең төп йоктыру юллары, ВИЧ йоктыруны булдырмау чаралары, ВИЧ-инфекция авырулары белән аралашуның иминлеге турында сөйләде һәм социаль хезмәт алучылар кызыл тасманы буядылар. Кызыл тасма - СПИД белән көрәш символы.
4 ноября в Тюлячинском муниципальном районе прошло Первенство и Чемпионат Республики Татарстан по армрестлингу среди спортсменов с ОВЗ различных категорий. Мероприятие было приурочено ко Дню Народного Единства.
В соревнованиях приняли участие 17 команд из 12 городов и районов нашей республики. Соревнования проводились на правой и левой руке, в соответствии с правилами, участников разделили по видам заболевания и весовым категориям.
В упорной борьбе участвовал из Лесхозского дом-интерната получатель социальных услуг Загидуллин Рустем Ибрагимович. Спортсмен показал лучший результат и занял второе место.
Поздравляем нашего спортсмена с успешным выступлением, хорошими результатами и призовыми местами.
2020 елның 23нче декабрендэ “Лесхоз ДИПИ” дәуләт автоном социаль хезмәт курсәтү учреждениясендә дәвалану физик культурасы инструкторы Хасбиева Г.Р. интернатта аз хәрәкәтләнүчеләр белән эрготерапия дәресе үткәрде.
Дәреснең максаты: кулларның вак моторикасын яхшырту, аралашу һэм кәефне яхшырту.
Бүген хезмәт буенча инструктор Аглямова Л.И. җитәкчелегендә “Трудотерапия” социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде. Начар күрүче өлкәннәребез белән пластилиннан төрле эшләнмәләр ясалды. Максатлары : вак кул моторикасын яхшырту, хезмәт эшчәнлегенә мотивация формалаштыру.
Өстәл уеннары инде күптәннән бөтен дөньяда мәхәббәт яулады. Дуслар арасында күңелле вакыт уздыруның иң яхшы ысулы булып өстәл уеннары тора. Компьютер күңел ачуларының киң таралуына карамастан, классик өстәл уеннары: шашка, шахмат, лото, домино популяр булып кала.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да өстәл уеннары яратучылар беренче этаждагы холлга җыелдылар. Өстәл уеннары яратучыларның мондый очрашулары үзара тәҗрибә уртаклашу һәм вакытны файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге бирә. Бу уеннарның кагыйдәләре шактый гади, әмма логик тирәнлеге ләззәт китерә. Шуңа күрә шулай вакыт уздыру безнең коллективта бүгенге көндә дә актуаль булып кала
Бүген хезмәт буенча инструктор Аглямова Л.И. җитәкчелегендә «Гарденотерапия» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде.Яшь ботакларны үрчетү юлы белән бүлмә гөлләренең санын арттыру буенча эш алып барылды . Максатлары : өлкәннәргә үсемлекләр белән үзара эшләү юлы аша психологик ярдәм күрсәтү.
Иртәдән " Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм кәефе хөкем сөрде, музыка уйнады, халык сайлауларга ашыкты, чиратка тезелде. Монда Татарстан Республикасы Президентын һәм бистә Советы депутатларын сайладылар.
Интернатта тавыш бирү югары дәрәҗәдә оештырылган иде, теләге булган һәркем сайлауларда катнаша алсын өчен.
Бүген тәрбияче Аглямова Л.И. җитәкчелегендә “Кайда ? Нәрсә ? Кайчан ?” дигән викторина үткәрелде.
Викторина игътибар , хәтер , фикерләүне үстерә, ялны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә ярдәм итә. Бу чарада яшәүчеләр бик теләп катнаштылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.