Бүген хезмәт буенча инструктор Аглямова Л.И. җитәкчелегендә «Гарденотерапия» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде.Яшь ботакларны үрчетү юлы белән бүлмә гөлләренең санын арттыру буенча эш алып барылды . Максатлары : өлкәннәргә үсемлекләр белән үзара эшләү юлы аша психологик ярдәм күрсәтү.
Иртәдән " Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм кәефе хөкем сөрде, музыка уйнады, халык сайлауларга ашыкты, чиратка тезелде. Монда Татарстан Республикасы Президентын һәм бистә Советы депутатларын сайладылар.
Интернатта тавыш бирү югары дәрәҗәдә оештырылган иде, теләге булган һәркем сайлауларда катнаша алсын өчен.
Бүген тәрбияче Аглямова Л.И. җитәкчелегендә “Кайда ? Нәрсә ? Кайчан ?” дигән викторина үткәрелде.
Викторина игътибар , хәтер , фикерләүне үстерә, ялны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә ярдәм итә. Бу чарада яшәүчеләр бик теләп катнаштылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.