Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә «Наркотикларсыз тормыш» акциясе кысаларында район халкына “Тормышыңны бозма!” дигән темага мәгълүмати буклетлар тараттылар.
Буклет тарату вакытында белгечләр һәм волонтерлар халыкны «наркотик», «наркотикка бәйлелек» төшенчәләре, наркотиклар куллану билгеләре һәм ни өчен кешеләр наркотиклар куллана башлау сәбәпләре белән таныштырдылар.
Еллар үткәч тә онытылмаслык вакыйгалар бар. Аларның бөеклеген, мөхимлеген тагын да ныграк аңлыйбыз, югары бәялибез. Бу вакыйгаларның берсе- илебездә булган Бөек Ватан сугышы. Хәтер һәм кайгы көне, Бөек Ватан сугышы башлану көне кысаларында Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә район халкына мәгълүмати буклетлар тараттылар.
Акциянең үткәрү максаты, үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү, сугыш елларында булган ачы вакыйгаларны тирән аңлату тора. Беркемгә дә сугыш афәте күрергә язмасын.
12 июньдә илебез дәүләт бәйрәмен — Россия көнен билгеләп үтә. Бу зур патриотик бәйрәм, милли бердәмлек һәм гражданлык дөньясы символы. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән “Яратам сине, туган ягым” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, илнең дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Россия көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Россия көне символы буларак- тасмалар таратылды.
Ел саен 15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Һәр кеше тормышында гаилә - иң кадерлесе, иң мөһиме булып кала бирә, чөнки тулы гаилә аркылы без якыннарыбызның җылысын, ихтирамын һәм игътибарын тоябыз. Яшьтән үк гаилә аша мәхәббәт һәм җаваплылык, тырышлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Халыкара гаилә көне алдыннан “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар арасында «Минем гаиләм» дигән темага рәсем бәйгесе үткәрделәр. Конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Саба районы "Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы кысаларында социаль хезмәт алучы өлкәннәр белән 9 Майга багышланган бәйрәмдә булдылар, бик теләп концерт карадылар, парадта катнаштылар.
Шушы көннәрдә Җиңү көненә багышланган “Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. "Георгий тасмасы» - Җиңү, батырлык, кыюлык һәм үз-үзеңне корбан итү, Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбызга төшкән газапларның символы. Барлыгы өч кара һәм ике кызыл-сары сызык, алар артында миллионлаган тормыш һәм батырлык. Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Җиңү Волонтерлары» активистлары белән берлектә бу традициядән читтә калмады һәм 2019 елның 6 маенда Байлар Сабасы бистәсендә яшәүчеләргә георгий тасмалары тараттылар һәм Җиңү көненә багышланган тантаналы митингка чакырдылар.