ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Яңа Ел- елның иң якты, мәрхәмәтле, серле һәм матур бәйрәме. Мөгаен, Яңа ел балаларыбызның иң яраткан бәйрәме. Киләчәк бәйрәм уңаеннан Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән "Яңа елга сәяхәт" дигән чара үткәрделәр. Балалар Яңа Елга кул эшләре ясадылар, шигырьләр сөйләделәр һәм бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар.


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади сәләтләрен үстерү һәм балигъ булмаган балаларның туган як турындагы белемнәрен системалаштыру максатыннан Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар арасында "Минем Ватаным – Татарстан» дигән темага рәсемнәр конкурсы үткәрде. Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге Гыйльметдинова Гөлүзәне, Гыйльметдинова Илүзәне, Әхмәтшина Зәринәне, Николаев Адельне, Кыямов Аязны конкурста актив катнашулары белән котлый.


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

          Инвалидлар декадасы уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре, Яшьләр һәм спорт бүлеге, ТРның Саба районы иҗтимагый һәм Бөтен Россия инвалидлар жәмгыяте оешмасы белән берлектә Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатында Саба районының мөмкинлекләре чикле булган балалар очен шашка турниры үткәрделәр. Бу дусларча ярышта шашка белән мавыгучы барлык балалар да катнашты. Беренче карашка авыр булып тоелса да, балалар уз көндәшләре белэн көч сынашып, интеллектуаль осталыкларын, фикерләү сәләтен арттырдылар. Балалар  бик телэп катнаштылар, ярыш жылы атмосферада үтте.

Бәйрәм азагында һәр катнашучыга акчалата буләкләр, истәлекле дипломнар тапшырылды.


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  бүлектә исәптә торучы хатын-кызлар өчен Халыкара әниләр көненә багышланган чара үткәрделәр. Бәйрәмгә килүчеләргә түгәрәк өстәл оештырылды һәм чәй өстәле әзерләнде. Бүлекнең психологы бала тәрбияләүгә багышланган лекция һәм психологик тренинг уткәрде.


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Байлар Сабасы халкын сәламәт яшәү рәвеше алып баруга этәрү максатыннан, активистлар уз алдына тиешле вакытта профилактик медицина тикшеренүен үтү, диспансерлаштыруны узарга кирәклеге турында сөйләү һәм физик активлыкны күтәрү максатын куйды. Элбэттэ, болар барысы да сәламәт һәм бәхетле тормыш юлында мөһим факторлар булып торалар.

Шул уңайдан 19 ноябрьда «Кайгырту» волонтерлык хәрәкәте активистлары «ВИЧ/СПИД ка юк» акциясен башлап җибәрде. Волонтерлар Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә “Сәламәтлек- безнең кулларда!” темасына социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар белән лекция үткәрделәр. Активистлар сәламәт яшәү рәвеше алып бару, үз сәламәтлегеңне кайгыртунын эһэмиятен; ВИЧ-инфекцияле, СПИД белән авыручыларга карата яхшы мөнәсәбәттә булу турында сөйләделәр.

Акцияне дәвам итеп волонтерлар Байлар Сабасы урамнарына чыктылар, сәламәт яшәү рәвеше темасына шәхси әңгәмәләр, анкеталар үткәрделәр, сәламәт яшәү рәвеше турында белешмәлекләр тараттылар. Волонтерлар халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып бару идеясе белән рухландырдылар, сәламәтлекләрен саклау буенча төп күнекмәләрне алырга ярдәм иттеләр.


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

12 ноябрь көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе психологы Хәлилова Г.Н. "Арт-терапия» программасы буенча балигъ булмаган балалар белән "Тылсымлы бизәкләр» дигән темага чара үткәрде.

Чараны үткәрү максаты: вак моториканы, иҗади эшчәнлекне үстерү, балигъ булмаганнарның танып-белү активлыгын формалаштыру, коммуникатив күнекмәләр диапазонын киңәйтү.


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

4 ноябрьда илебез дәүләт бәйрәмен — Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу зур патриотик бәйрәм, милли бердәмлек һәм гражданлык дөньясы символы. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  балигъ булмаган балалар белән “Бердәмлектә- безнең көч” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, илнең дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; халыклар бердәмлеге көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру.


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Байлар Сабасы халкын сәламәт яшәү рәвеше алып баруга этәрү максатыннан, активистлар уз алдына тиешле вакытта профилактик медицина тикшеренүен үтү, диспансерлаштыруны узарга кирәклеге турында сөйләү һәм физик активлыкны күтәрү максатын куйды. Элбэттэ, болар барысы да сәламәт һәм бәхетле тормыш юлында мөһим факторлар булып торалар.

Шул уңайдан 25 октябрьдә «Кайгырту» волонтерлык хәрәкәте активистлары «Сәламәт бул!» акциясен башлап җибәрде. Волонтерлар Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар белән лекция үткәрделәр. Активистлар дөрес туклану принциплары, даими физик күнекмәләрнең файдасы турында, һәрвакыт акыллы, сәламәт һәм энергияле булып калу өчен күпме сәгать йокларга кирәклеге турында сөйләделәр.

Акцияне дәвам итеп волонтерлар Байлар Сабасы урамнарына чыктылар, сәламәт яшәү рәвеше темасына шәхси әңгәмәләр, анкеталар үткәрделәр, сәламәт яшәү рәвеше турында белешмәлекләр тараттылар. Волонтерлар халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып бару идеясе белән рухландырдылар, сәламәтлекләрен саклау буенча төп күнекмәләрне алырга ярдәм иттеләр.


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге белгече белән берлектә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы һәм күп балалы гаиләләргә автоном янгын белдерүче кисәткечләр урнаштырдылар, шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрделәр.


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге җитәкчесе белән берлектә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы гаиләләргә автоном янгын белдерүче кисәткечләр куелды, шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Автоном янгын белдерү кисәткечләре   Саба муниципаль районының “ФРГ “ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте спонсоры тарафыннан тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International