24 нче апрель көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән Чернобыль АЭСдагы вакыйгалар турында онлайн-дәрес үткәрде. Дәрес барышында балигъ булмаганнар белән берничә буын кешеләр тормышында эз калдырган вакыйга турында дискуссия үткәрелде. Балалар киләчәктә экологик һәлакәттән ничек котылырга кирәклеге турында фикер алыштылар, илдә, республикада, шәһәрдә экологик хәлнең һәрберебезгә дә бәйле булуын билгеләп үттеләр.
Бөек Ватан сугышында курсәткән батырлыкларны бернинди бәя белән дэ чагыштырып булмый, чөнки аларның даны мәнгелек. Бөек Җиңүдә батырлыкларын күрсәткән ватандашларыбыз өчен чын кунелдән горурлык хисләре кичерэбез. Кызганычка каршы, илебез өчен көрәшкән, сугыш ветераннарының саны гына елдан-ел кими бара. Шуңа күрә хәтердә аларның истәлекләрен саклап калу, аларның авыр язмышлары белән танышу, чын күңелдән рәхмәт сүзләрен әйтеп, ветераннарга рәхмәт белдерү бу- яшь буынның төп бурычы.
19 мартта Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре һәм волонтерлар язгы айларда һәрдаим үткәрелә торган “Тыл ветеранына ярдәм ит” дигән акция кысаларында тыл ветераны Валеева Хәлимә Тимербай кызына өй тирәсен чистартуда булыштылар. Ул балаларга иң куркыныч сугыш елларында тылда Җиңүне якынайткан, хәл-әхвәлләрен белешеп, күңел җылысын бүләк иткән кешеләрне онытмаулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Волонтерлар ветеранга батырларча хезмәтләре һәм бүгенге буынга тыныч күк астында яшәү хокукы өчен рәхмәт белдерделәр, нык сәламәтлек, озын гомер, рухи күтәренкелек теләделәр.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә җиңүнең 75 еллыгына багышланган сәнгать бәйгесендә катнаштылар. Волонтерлар Җиңү символлары төшерелгән плакат әзерләделәр. Әлеге чараның төп максаты – безнең ил геройларын истә тоту һәм алар белән горурлану, аларга карата ихтирамлы караш тәрбияләү.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагогы Агелова Г.Ф. балигъ булмаган балалар белән «Республика нәрсәдән башланып китте?» исемле чара уздырды. Педагог слайдларда Татарстан Республикасының барлыкка килү тарихын сөйләде һәм күрсәтте. Шулай ук республиканың төп истәлекле урыннары һәм байлыгы күрсәтелде. Балалар "ТАССР тарихы битләре буйлап" дигән танып-белү викторинасында актив катнаштылар. Әлеге чараның максаты үсеп килүче буында үз Республикаңа, туган якка карата кызыксыну һәм патриотик хисләр үстерү, ТАССР барлыкка килү тарихы турында белемнәрне ныгыту.
2020 нче елның 03 нче мартында 14.00 сәгатьтә Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Комиссияда суд приставы, социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге белгечләре катнашты.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән «Виртуаль тормышта куркынычсызлык кагыйдәләре» турында әңгәмә үткәрделәр һәм видео тасмалар карап үттеләр. Чара ахырында балалар белән эмоциональ киеренкелекне бетерү буенча уен уйнатылды.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Россия хәрби тарихының истәлекле көннәре кысаларында балигъ булмаган балалар белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үткәрделәр.
Әлеге чараның максаты- Ватанга мәхәббәт, герой бабаларыбызга һәм бүгенге Ватан сакчыларына карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү. Ихтыярый сыйфатлар, максатчанлык, җаваплылык хисе формалаштыру, балаларда каршылыкларны җиңәргә теләк һәм осталык тәрбияләү.
Саба муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен "Тургай" социаль приютында ведомствоара социаль тернәкләндерү консилиумының утырышы узды. Утырышта ведомства әгъзалары балаларның шәхси тернәкләндерү планының үтәлешен карадылар, гаилә белән эшләү буенча нәтиҗәләр ясалды.
Байлар Сабасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карауларын дәвам итәләр. 04 февральда "Шатлык" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Һөнәрләр шәһәренең яңа станцияләре белән таныштылар. Бу юлы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Игелекле эшләр йорты» дигән темага чара оештырдылар. Чара барышында балигъ булмаган балаларны социаль өлкә белгечләренең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Программа барышында балалар һөнәр күнекмәләрен генә түгел, ә алда ял итү өчен бонус өлеше буларак, билгеле бер сәгатьләрдә “Сабантуй” ат спорты комплексында күңел ачу хокукына ия булдылар.
11 гыйнварда Халыкара «Рәхмәт» көне билгеләп үтелә. Бу көнне кешеләр бер-берсенә җылы сүзләр, рәхмәт әйтәләр. Белем бирү акцияләре оештырыла. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән «Рәхмәт – бөек сүз» дигән темага чара үткәрделәр. Балалар якын кешеләренә рәхмәт сүзләре язылган кул эшләре ясадылар һәм бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар.