25 апрель көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, язгы изгелек атнасы кысаларында, Җәлил картлар йортында концерт программасы белән кунакта булдылар. “Шушы кыска гына вакыт аралыгында булса да язмыш тарафыннан кимсетелгәннәр йөзендә бәхет чаткылары кабыза алдыгыз” -диде мәдәни эшләрне оештыручы Гүзәлия Гарипова, саубуллашканда.