“Ветераннар янәшәдә яши”

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Безнең халыкта элек – электән өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү изге эш дип саналган. Тәрбия эшендә дә без моны үзебезнең  максатыбыз һәм бурычыбыз итеп саныйбыз. Балаларда шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары булдырырга тырышабыз.

“Язгы игелек кылу атнасы # ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН” акциясе уңаеннан Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” халыкка социаль  ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгече һәм “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте дә  игелекле гамәл кылудан читтә калмадылар, “Ветераннар янәшәдә яши” дип исемләнгән акция оештырдылар.

         Волонтерлар сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре фатирларын җыештырдылар: идән һәм тәрәзәлэр юдылар, тузан сөрттеләр, йорт эшләрендә ярдәм иттеләр.

Ветераннар үз чиратларында  волонтерларның йорт эшләрендә ярдәм итүләре өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Укучыларга яхшы укуларын, ата-аналарын тыңлауларын, шушылай изге күңелле булып калуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International