29 март көнне “Шәфкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ТАССР төзелүгә 100 ел уңаеннан, якташыбыз Дамир Гарифуллин шигырьләреннән төзелгән әдәби кичә узды. Өлкәннәребез авторның туган илгә мәхәббәт, үз ягыңның табигатенә соклану хисләре белән сугарылган шигырьләрен укыдылар. Истәлеккә фотога төштеләр.