Интерактив шөгыль “Перемышль крепостен алу”

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү” программасын гамәлгә ашыру һәм тарихның истәлекле вакыйгаларын искә төшерү буенча “Веста” үзәгенең социаль эшләр буенча белгече Лилия Курбатова 2017 елның 22 мартында балигъ булмаган балалар арасында “Перемышль крепостен алу” дип аталган интерактив шөгыль үткәрде. Чараның максаты: илебезнең тарихы белән кызыксынуны арттыру, солдатларның батырлыклары һәм кыюлыкларына карата булган горурлык хисен тәрбияләү.

Социаль педагог балалар белән Россиядә булган тарихи сугышлар турында әңгәмә үткәрде. Әлеге әңгәмәдән балаларның Беренче ботендөнья сугышы турында белмәгәнлекләре ачыкланды. Шуна күрә шөгыльдә 1915 елгы Перемышль крепостен алу турындагы тарихи вакыйгага тулырак тукталынды.

Шулай ук балаларга 1915 елның 22 мартында россия гаскәрләренең крепость территориясен җимереп керүе, австриянең генераллары, офицерлары һәм солдатларын пленга алу турында видеоролик курсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International