“Таныштык, сөйләштек җырлар аша”

2017 елның 7 марты, сишәмбе

7 март көнне “Шәфкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә  очрашу булып узды. Кунагыбыз- халык артисты, композитор, 500 дән артык җыр авторы Ганс Сәйфуллин булды. Сәламәтлекләрен ныгыту белән бергә рухи азык та алдылар, җырлап, биеп, хатирәләр яңарттылар. Авторның төрле елларда язылган җырларын бергәләп башкардылар. Бигерәк тә “Акбүз атым”, “Туган авылым урамы”, “Кайт тизрәк”, “Мин нишләрмен сине югалтсам”, “Күрәсем килгән иде” җырлары кат-кат яңгырады. “Ганс әфәнденең ул җырлары, моңнары колакларда озак чыңлар әле,”- диештеләр бәйрәм кунаклры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International