Туган көнең котлы булсын!

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Туган көндә котлаулар алу  һәркемгә күңелле күренеш. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен  бигрәк тә...

27 февраль  көнне Сарман районы “Шәфкатъ”  халыкка социаль  ярдәм күрсәтү үзәге директоры Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы, гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагогы Мубаракшина Р.Г. һәм Иреклеләр Үзәге волонтёрлары Айсылу Маликова һәм Миләүшә Ибрагимова Еливанов Артёмны туган көне белән котларга килделәр.

Артёмның һәр  көне сәламәт булу өчен көрәштә үтә. Аңа  беренче мөстәкыйль  адымнарын ясар өчен барлык авырлыкларга, авыртуларга да түзәргә туры килә.

ДЦП диагнозы куелган балаларны дәвалау,  бер көндә генә, хәтта бер елда гына  да  башкарыла торган эш түгел. Бары тик даими  тернәкләндерү чаралары гына тулыканлы тормыш алып бару өметен уята ала. Май аенда Артёмга тагын бер мөһим операция көтелә. Гаилә моның өчен әз генә күләмдәге ярдәмне дә, бик күп итеп кабул итәргә әзер.

Артёмның туган көненә килгән кунаклар баллы күчтәнәчләр, уенчыклар, канцеляр товарлар, гигиена кирәк – яраклары бүләк иттеләр. Әнисе Надежда ханымга  балага алга таба дәвалау курслары  үтәр өчен, “Шәфкатъ” үзәге коллективыннан иң мөһим бүләк – конверт тапшырылды.

“Шәфкатъ” үзәге директоры Гөлнара Ильяс кызы Артёмга һәм аның якыннарына ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, яхшы кәеф һәм дә могҗизаларның тормышка ашуын теләде.

Иреклеләр үзәге волонтёрлары Миләүшә, Айсылу Артём һәм аның сеңлесе белән үстерешле уеннар уздырдылар.

Гаилә әгзалары  килгән  кунакларга һәм “Шәфкатъ” үзәге хезмәткәрләренә күрсәтелгән игтибар һәм  бүләкләр өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International