Гаилә ул ышанычлы тыл, терәк һәм таяныч. Гаилә, мәхәббәт,тугрылык, якыннарыңның кайгыртуын тою – һәр кешенең тормышында иң мөһим кыйммәтләр. Алар безнең тормышыбызның мәгънәсе, бәхет һәм шатлык нигезе. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы – ак ромашка чәчәге. Элек-электән бу чәчәк эчкерсез мәхәббәт һәм тугрылык билгесе булып санала.
Әлеге көн кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, иреклеләр үзәге волонтерлары, “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый җәмгыяте вәкилләре һәм опека һәм химаячелек белгечләре Сарман районының үрнәк гаиләләрен бәйрәм белән тәбрикләп киттеләр. Бу көнне Хуснуллинар, Шакировлар, Азихановлар, Зәкиевлар гаиләләренә кечкенә бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Үз чиратында, гаиләләр бәхетле тормыш итүнең нечкәлекләре белән таныштырдылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.