1 июнь көнне Сарман муниципаль районында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур бәйрәм үткәрелде. Чараның төп максаты – авыр хәлдә калган балаларга җәмгыятънең игътибарын юнәлтү, аларда өмет чаткысы уяту, балаларга чын әкият бүләк итүгә багышланган иде. “Шәфкатъ» үзәге белгечләре һәм “Волонтер” иреклеләр үзәге яшьләре чараның актив катнашучылары булды.
Тәбрикләү сүзләреннән соң районның иң актив яшьләрен бүләкләп киттеләр. Бәйрәм дәвамында балалар “Шәфкатъ” үзәге оештырган попкорн, компоттан, спонсорлар ярдәме белән әзерләнгән камыр ризыкларыннан, тәм-томнардан һәм газлы эчемлекләрдән авыз итә алдылар. Балалар өчен конкурслар һәм бүләкләр белән зур күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Алар хәрәкәтле уеннарда катнашып бик күп бүләкләр оттылар. Җиңелгән балалар да игътибарсыз калмады. Аларны конфетлар белән сыйладылар. Балалар бик күп уңай һәм шатлыклы хисләр кичерделәр.