Сабантуй – борынгы, мең еллык тарихка ия бәйрәм. Сабантуй барлык халыкның яраткан, көтеп алган бәйрәме. Шуңа да ул безнең көннәргә кадәр килеп җиткән һәм бүген дә яшәвен дәвам итә. Ул ике өлештән тора – бүләк җыю һәм мәйданнан. Бүләкләр җыю - әйбер җыю, яулык җыю, хәзер дә күңелле күренеш.
“Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре гармун тартып, җыр сузып, биеп Сарман авылының Сафиуллин, Такташ, Сельхозтехника урамнарында бүләкләр җыйдылар. Йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп алдылар.