Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен социаль туризм технологиясе уңышлы тормышка ашырыла. Әлеге халыкка хезмәт күрсәтү төре сәламәтлекне саклауга , файдалы ял итүгә, организм эшчәнлеген ныгытуга юнәлтелгән. Шушы проект кысаларында үзәктә реабилитация узучылар Бакыр тавында һәм “Кара –каршы” чишмәдә булдылар. Алар тәмле чишмә суыннан авыз иттеләр , теләкләр теләделәр, шифалы үләннәр җыйдылар , истәлеккә фотога +төштеләр . Кызыклы экскурсия барлык өлкәннәргә дә бик ошады.