13 май көнне «Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Халыкара гаилә көненә багышлап “Сәламәт гаилә” дигән баш астында күңелле спорт чарасы уздырылды.
Әниләр һәм балалар төрле спорт ярышларында көч сынаштылар. Җиңелүчеләр булмады, үзара дуслык җиңде! Катнашучыларга Почёт грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.