Язгы изгелек атнасы

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

“Язгы изгелек атнасы” Бөтенроссия ирекле акция кысаларында, “Волонтер” иреклеләр үзәге яшьләре “Шәфкатъ” үзәгендә ял итүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына кунакка килделәр. Ветераннар балаларны сөенеп каршы алдылар. Һәр ветеран сугыш еллары, фронттагы авыр тормыш хатирәләре белән уртаклашты. Бер сәгать дәвамында волонтерлар ветераннар белән аралашты, үзләренең киләчәккә булган планнары белән бүлештеләр, ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр. Балалар ихлас күңелдән бабайларга ныклы сәламәтлек теләп, якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап, кечкенә генә бүләкләр тапшырдылар.

Сугыш күптән тәмамланды, ләкин бүген дә яшь буын имин тормыш, тыныч балачак, яшьлек еллары бүләк иткән шәхесләрне хөрмәтли, хәтердә саклый. Ветераннарыбызны һәрвакыт кайгыртып торырга кирәк, чөнки алар үз гомерләре бәрабәренә безгә якты киләчәк бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International