“Язгы изгелек атнасы” Бөтенроссия ирекле акция кысаларында 2016 елның 22 апрелендә Сарман муниципаль районында Минзәлә елгасы ярларын санитар чистарту буенча чираттагы чара үткәрелде. Акция “Волонтер” иреклеләр үзәге активистлары көче белән оештырылды. Чүп пакетлары һәм перчаткалар белән коралланып, волонтерлар яр буйлары территориясен калдыклардан чистартырга керештеләр. Әлеге чара район халкының, беренче чиратта яшьләрнең, экологик карашларын, социаль активлыкларын формалаштыруга багышланды. Волонтерлар сулыкларга һәм әйләнә-тирә табигатькә мәхәббәт, сак караш мисалын күрсәттеләр.