Язгы изгелек атнасы

2016 елның 22 апреле, җомга

     “Язгы изгелек атнасы” Бөтенроссия ирекле акция – “Игелекле эшлэр” көне кысаларында 2016 елның 21 апрелендә Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре игелекле, яхшы күңелле булырга, авыр чакта мохтаҗларга ярдәмгә килергә әзер торырга чакырдылар.

       Бу көнне массакүләм акция үткәреп тормадылар, бары тик “Шәфкатъ” үзәгендә ял итүче өлкәннәрне кечкенә бүләкләр белән сөендерделәр. Мондый бүләк өлкәннәр күңеленә хуш килде.

      Игелекле эшнең иртәсе-киче юк. Һәрвакыт изге эшләр кылыгыз, чөнки яхшылыгыгыз үзегезгә меңләтә  әйләнеп кайтыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International