21 нче апрель көнне “Язгы игелеклелек атнасы" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе кысаларында ” Шәфкать" үзәгенең өйгә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре “Игелекле эшләр көне” акциясе уздырдылар.
Акциянең максаты: БӨЕК ватан сугышы ветераннарының, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның өйләренә барып, ишегалларында төзекләндерү һәм җыештыру эшләре уздыру.
Акция барышында социаль хезмәткәрләр социаль хезмәтләрдән файдаланучы ялгыз яшәүче өлкән гражданнар һәм инвалидларның йорт яны территорияләрен һәм ишегалларын җыештыру үткәрделәр.