Сарман районы «Шәфкатъ» үзәгендә бөек Тукаебызның 130-еллыгына багышланган нәфис сүз бәйгесе.

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

“Шәфкатъ” халыкка социаль  хезмәт күрсәтү үзәгендә бөек Тукаебызның 130-еллыгына багышланган  “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек” дигән нәфис сүз бәйгесе уздырылды.

Биредә реабилитация үтүче өлкәннәр Тукай шигырьләрен укыдылар, үзләре язган шигырьләр дә яңгырады. Беренче урын Тукай районының Иске Дөреш авылыннан Нурия апа Вәлиуллинага бирелде. Шулай ук “Мәңге яши Тукай безнең куңелләрдә” исемле стенд ясалды һәм китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International