2016 елның 16-23 апрелендә Татарстан Республикасында “Язгы изгелек атнасы” Бөтенроссия ирекле акциясы үткәрелә. Әлеге акцияның төп максаты – халыкны, беренче чиратта, яшьләрне волонтерлык эшенә, социаль мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә багышланаган чараларда катнашырга җәлеп итү. Сарман районы “Волонтер” иреклеләр үзәге яшьләре дә бу акциядан читтә калмады. Алар җиң сызганып ирекле инициативаларны тормышка ашырырга керештеләр.
“Донор көне” уңаеннан, 20 апрельда волонтерлар “Тормыш бүләк ит!” исеме астында урам акциясы үткәрде. Бүгенге көндә халыкны донорлык хәрәкәтенә системалы рәвештә җәлеп итү мөһим роль уйный. Чөнки кешеләрнең аз саны гына кан тапшыруга җитди карый. Бу акцияның төп максаты – халык арасында ирекле донорлыкны пропагандалау, районда яшь донорларның санын арттыру. Чара барышында һәр теләгән кешегә информацион листовкалар, кан донорлыгы, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану турында буклетлар таратылды.