Игелекле кино көне

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

   “Язгы изгелек атнасы” Бөтенроссия ирекле акция кысаларында 2016 елның 19 апрелендә Сарман районында “Игелекле кино көне – игелекле мультфильм” акциясе үткәрелде. Чараны оештыручылар - Сарман районы “Волонтер” иреклеләр үзәге, “Шәфкатъ” үзәге, “Сарман” кинотеатры.

    “Шәфкатъ” үзәгенә “Урман патруле” мультфильмын карарга килгән балалар өчен бу көн чын бүләк булды. Чөнки күпчелек сабыйларга культур чараларда катнашу сирәк күренеш. Киносеанс башында яшь тамашачыларны попкорн һәм татлы мамык белән сыйладылар. Мультфильм тәмамлангач та балалар арасында күңелле шау-шу кимемәде.

     Мондый төр хәйрия акциялары Сарман районында күркәм традицияга әйләнде.  “Шәфкатъ” үзәге һәм волонтерлар исеменнән “Сарман” кинотеатры дирекциясына социаль-мөһим акцияларда һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торганнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International