19 нче апрель көнне “Язгы игелеклелек атнасы" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе кысаларында ” Шәфкать" үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре “Кино көне” акциясе уздырдылар.
Акциянең максаты: БӨЕК ватан сугышы ветераннары, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән өйләрендә яхшы китап уку, уңай эчтәлекле совет фильмнары карау, яхшы яңалыклар тыңлау, гаилә фотоальбомнары карау.
Акция барышында социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучылар белән гомумкешелек кыйммәтләре пропагандалаучы нәфис фильмнар карау оештырдылар.