“Язгы изгелек атнасы” Бөтенроссия ирекле акция кысаларында 2016 елның 18 апрелендә Сарман районы “Волонтер” иреклеләр үзәге активистлары “Дуслык белән көчле без!” дип исемләнгән акция үткәрделәр.
Чараның төп максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара низагларга юнәлтү, культурара әңгәмәләрне пропагандалау, дуслыкны, татулыкны, халыклар бердәмлеген популярлаштыру. Акция барышында волонтерлар үтеп баручыларга символик “дуслык куллары” тараттылар. Һәр кеше үзенең изге теләген шушы кулларга язып, аны “дуслык агачына” беркетә алды. Агач бик матур һәм төсле килеп чыкты.