#Язгы мәрхәмәтлелек атнасы

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Җәлил картлар  hәм инвалидлар интернат-йортында «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы»акциясе башланып китте.  Тумышлары белән ӘлмӘт районыннан чыккан тыл ветераннары өчен бу көн бигрәк тә истәлекле булды. Әлмәт шәһәренең «Татнефть охрана», Әзербайджан диаспры  оешмасы вәкилләре узләренең якташларына Җиңү бәйрәменә каршы күңелле очрашу оештырды. Алар якташларына бүләкләр белән беррәттән кояшлы яз кәефе, күңел җылысы да бүләк иттеләр.

Үзенең туган көнен шушы көннәрдә билгеләп үтүче Якупова Нәзифә апаны хөрмәтләп бүләк тапшырылды, күңелгә үтеп керерлек теләкләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International