Районыбызда «Язгы шәфкатьлелек атнасы” акциясе башланып китте. Бүген 18 нче апрель – дуслык, татулык көне.
Шул уңайдан “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Сарман балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында булдылар .Алар акциянең максатлары , район күләмендә уздырылучы чаралар белән таныштырдылар һәм “Изгелекләр кылып яшик” дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар.Интернатта тәрбияләнүчеләр һәр номерны алкышларга күмделәр,үзләре дә үзешчән артистларга кушылып җырладылар,биеделәр,зур рәхмәтләрен белдерделәр.