Изгелегең белән уртаклаш!

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

   “Язгы изгелек атнасы” Бөтенроссия ирекле акция кысаларында 2016 елның 16 апрелендә Сарман районы “Волонтер” иреклеләр үзәге “Игелек кыл” дип исемләнгән чара үткәрде. “Изгелегең белән уртаклаш!” шигаре астында, хәерле көн, яхшы кәеф теләп, иреклеләр район халкына Язгы изгелек атнасы тасмалары тараттылар.

Алар бу атнаның максатларын һәм бурычларын сөйләп, кешеләрне яхшылык кылырга, авыр минутларда башкаларга ярдәмгә килергә әзер торырга өндәделәр. Акцияның максаты – халык арасында волонтерлык идеяларын популярлаштыру, бу эшкә күбрәк яшьләрне җәлеп итү. Чара барышында иреклеләр уку йортларын, төрле оешмаларны да йөреп чыктылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International