Яз җитте. Чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты. Һәм иске халык гореф-гадәте буенча сыерчыклар оясын элүне дә онытмаска кирәк. Янәшәдә яшәүче кош-кортлар әйләнә-тирә табигаткә әйтеп бетергесез ярдәм күрсәтәләр һәм матур итеп сайраулары белән куандыралар. Бүген “Шафкатъ “ үзәге хезмәткәрләре язгы җыештыру эшләренә керештеләр.