Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү – гаиләнең иминлеген, якын кешеләрнең тормышын саклауның төп нигезе.
28-29 март көннәрендә социаль патронатта торучы, күп балалы, мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче гаиләләргә янгынга каршы автомат сигнализацияләр кую оештырылды. Аны Сарман МЧС һәм Әлмәт ВДПО хезмәткәрләре башкарды.
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенең өлкән инспекторы Быренков Р.Н. гаилә членнарын приборның эшләү тәртибе белән дә таныштырды; гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре профилактик әңгәмә уздырдылар. Сигнализация эшләп киткән очракта нәрсә эшләргә кирәклеге төшендерелде