“Шәфкатъ”тә- Нәүрүз бәйрәме

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт  күрсәтү үзәгендә  Нәүрүз бәйрәменә багышланган театральләштертелгән тамаша уздырылды.Биредә ял итүчеләр өчен оештырылган чара бик кызыклы һәм истә калырлык үтте.Өлкәннәр бик теләп милли уеннарда, төрле ярыш-конкурсларда катнаштылар.Яз, икмәк, хезмәт турында җырлар һәм шигырләр яңгырады.Нәүрүзбикә изге теләкләр җиткерде, имин, кояшлы көннәр теләде. Шулай ук традиция буенча кунакларны тәмле коймак белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International