Март аенда район мәдәният йортында балалар өчен әкият персонажлары катнашында тамаша булды. Балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре театральләштерелгән тамашага патронатта торучы бер гаиләгә бушлай билетлар тапшырдылар. Бу чараны Янурыс авылыннан Ахметшиннар гаиләсе карады. Балалар бик матур җылы тәэсирләр алдылар, кәнәгать булып калдылар. Истәлеккә фотосурәткә төштеләр.
Район мәдәният йорты директорына, белгечләренә балаларга бәйрәм оештырган өчен зур рәхмәт белдерәбез.