Сарман «Волонтер» иреклеләр үзәге яшьләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән даими рәвештә шөгыльләр үткәрәләр. Әлеге шөгыльләр балаларны социальләштерүгә, мөстәкыйль тормышка җайлашырга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Әлеге эшчәнлек барышында волонтерлар шундый нәтиҗәгә килде: мөмкинлекләре чикле сабыйларга даими рәвештә шәхси шөгыльләр бик кирәк. Волонтерлар балалар белән рәсем ясау, әвәләү, ябыштыру элементлары кергән үсеш шөгыльләре үткәрәләр, бергә саф һавада йориләр, төрле чараларда катнашалар. Әти-әниләр һәм волонтерлар фикеренчә, патронаж дәвамында балалар ачылып китә, аралашучанга әйләнә, дуслары һәм зурлар белән бәйләнешкә яхшырак керә башлыйлар.