Сәламәтлекләрен ныгытып, яшьләр тән үсешен генә түгел, рух ныклыгын да камлләштерә, куйган максатларына ирешүдә ныклылык тәрбияли, үзләрендә кыюлык, тәвәкәллек сыйфатларын үстерә. Шуңа күрә физик культура һәм спорт җәмгыять тормышында зур әһәмияткә ия.
2016 нчы елның 25 нче февралендә Сарман авылында кышкы ГТО фестивале үтте. Югары сыйныф укучылары төрле спорт төрләреннән ГТО нормативлары тапшырды. Укучыларга Сарман иреклеләр үзәге волонтерлары ярдәмгә килде. Көн дәвамында алар укучыларны позитив эмоцияләр белән җанландырдылар, югары нәтиҗәләргә ирешүдә уңай мөһит булдырдылар.