Алабуга шәһәренең “Доверие” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Милләтләр кунакханәсендә” Халыклар бердәмлеген бәйрәм итү кысаларында узәктә исәптә торучы гаиләләр җыелды.

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе
     Алабуга шәһәренең “Доверие” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Милләтләр кунакханәсендә” Халыклар бердәмлеген бәйрәм итү кысаларында узәктә исәптә торучы гаиләләр җыелды.
    Очрашуга рус, татар, удмурт милләтләре вәкилләре чакырыды. Кунаклар гореф- гадәтләре турындагы белем белән , балалар тәрбияләү үрнәге белән бүлештеләр, гаиләләрендәге мөнәсәбәтләр турында сөйләштеләр, шулай ук туган телләрендә бишек җылары башкардылар. Удмурт милләте вәкиле балаларны уз милләтенең төп ризыгы гөмбә пәрәпәче белән сыйлады.
    Бәйрәмдә шулай ук “Доверие” үзәгенең волонтерлары актив катнаштылар- халык җырлары җырладылар, балалар белән уеннар уйнадылар, мастер- классларда катнаштылар.
     Балалар бәйрәмдә катнашкан милләтләрнең “ Ерганак”, “ Суга йөзек салу”, “ Су анасы” уеннары уйнадылар. Шул ук вакытта әти-әниләр үз куллары белән “Мандала” техникасы ярдәмендә гаилә учагын саклау символы ясадылар.
     Мондый бәйрәм чаралары гаилә гореф-гадәтләрен саклауга , уңай үрнәк ярдәмендә аларны киләчәк буыннарга җиткерүгә, өлкән буынга хөрмәт үстеерүгә ярдәм итә; шулай ук бу чаралар милләтләрне, гаиләләрне берләштерә, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне нормальләштерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International