Өлкәннәр туган якны өйрәнү музеенда булдылар

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе
6 нчы октябрьдә “Өлкәннәр декадасы” уңаеннан, “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәту үзәгендә реабилитация узучылар Сарманның Бөек Ватан сугышы Һәм Туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Музейның фәнни хезмәткәре Гөлнара Нуретдинова ветераннарга район тарихы, аның күренекле шәхесләре турында сөйләде, музей фондындагы кызыклы экспонатлар белән таныштырды. Ахырда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Хәтер дулкынында” дигән документаль фильм күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International