Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

13 июньдә Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре  мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чарада катнаштылар. Чара район Мөхтәсибәте, социаль яклау идарәсе бн берлектә оештырылды.

Әлеге чара үз гаиләңә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү, уртак иҗади эшчәнлеккә омтылыш, гаилә мөнәсәбәтләрендә әхлакый башлангычларны ныгыту, аралашу культурасын үстерүгә юнәлдерелгән иде. Чара барышында балалар ата-аналар белән спорт уеннарында актив катнаштылар, догалар сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр. Учакта әзерләнгән тәмле пылаудан авыз иттеләр. Кунаклар бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Элеге  бәйрәм спонсорлар ярдәме белән оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International