Хәтер һәм кайгы көне

2024 елның 22 июне, шимбә

22 июнь- Хәтер һәм кайгы көне. 1941 елның 22 июнендә таң атканда фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә. Бөек Ватан сугышы башлана. Хәтер һәм кайгы көне кысаларында Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән мастер - класс үткәрделәр. Балалар тынычлык Күгәрчене ясадылар. Күгәрчен чисталык, яктылык, тынычлык һәм мәхәббәт символы. Чара үсеп килүче буында патриотизм хисе тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында тарихи хәтерне саклау, Ватанны саклаучыларга хөрмәт күрсәтү максатларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International