“Наркотикларсыз тормыш"

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

2024 елның 26 маеннан Бөтенроссия наркотикларга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгы старт алды. Наркотикларга каршы айлыкның бурычы- наркомания һәм наркоҗинаятьчелек проблемаларына гражданнарның игътибарын җәлеп итү, наркотикларны куллануның тискәре нәтиҗәләре һәм аларның законсыз әйләнешендә катнашу өчен җаваплылык турында халыкның хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү, үсеп килүче буынны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү. Наркотикларга каршы айлыкның девизы “Синең тормышың- синең сайлавың”. Әлеге айлык кысаларында Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Наркотиклар. Канун. Җаваплылык» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чара барышында белгечләр наркоманиягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштырырга тырыштылар, балаларны наркомания күңелле вакыт үткәрү түгел, ә куркыныч авыру икәнен аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International