31 майда «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Бөтендөнья тәмәкегә каршы көн кысаларында һәм үсеп килүче буынның сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру һәм үстерү, башка зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт максатларында "Тәмәке тарту- сәламәтлеккә зыян китерү" профилактик чарасы үткәрделәр. Белгечләр тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт формалаштырырга тырыштылар, шулай ук әңгәмәнең максаты балаларда үз сәламәтлегенә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше нормаларын үзләштерү иде.