Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмалары
рус
тат
Норматив документлар
Республика дәрәҗәсендәге НХА
Федераль дәрәҗәдәге НХА
Эшчәнлек
Сорау – Җавап
Республика үзәкләре
Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре
Инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар
Акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортлар
Психоневрологик интернатлар
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре
Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар
Билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затлар өчен социаль җайлаштыру үзәкләре
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәкләре
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү буенча гражданнар сораштыруы
Хезмәт тәэмин итүчеләрнең реестры
Җыелма мәгълүмат
Учрежденияләр рейтингы
Файдалы мәгълүмат
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре
ГКУ "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты» нда «Күңелле маҗаралар» дип исемләнгән кызыклы чара.
2022 елның 1 апреле, җомга
1апрель көнне тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. балалар белән берлектә көлке көненә багышлап “Күңелле маҗаралар” дип исемләнгән кызыклы чара үткәрде. Чарада барлыгы 16 бала катнашты. Чараның максаты: Көлү терапиясе ярдәмендә балаларның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру. Бурычлары: 1. Иҗади һәм музыкаль сәләтләрен үстерү, формалаштыру; 2. Шәхси – гигиеник тәләпләрне тәрбияләү, өлкәннәр һәм тәрбияләнүчеләр белән үзара мөнәсәбәтне саклау кайдәләрен формалаштыру; 3. Өлкәннәр һәм балалар белән ирекле аралашу күнекмәләрен үстерү; Күп илләрдә 1 апрельдә көлү, шаяру, дусларча алдашу көнен билгеләп узалар. Аның барлыкка килүен беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Кай берәүләр аның тарихы Борынгы Рим чорына ук барып тоташа, ди. Һистанда исә йола буларак такмаклар бәйрәмендә күңел ачканнар. Элек 1 апрельдә кояшның язгы торгынлыгы бәйрәм ителгән, гадәттә, төрле күңелле уеннар оештырылган. Өченче версиясе календарь алышыну белән бәйле. XVI гасырда Яңа ел 1 гыйнварда түгел, ә 1 апрельдә билгеләнгән. Яңа ел каникуллары 25 марта башланып 1 апрельдә тәмамланган. Ул вакытта да елны озатканда шау-гөр килеп күңел ачканнар. Бәйрәмдә шаяру гадәтләрен кешеләр табигатьтән алган, диючеләр дә бар. Яз көне һава торышы төрлечә була, әле кояш чыга, аннары суытып та җибәрергә күп сорамый. Безнең илдә дә бу көн шаярту, кызык хәлләр һәм күңелле уеннар белән билгеләп үтелә. 1 апрель көнне дусларыбыз белән бер-беребезне шаяртабыз, көләбез, уйныйбыз. Интернатта балалар һәм хезмәткәрләр арасында 1 апрель – Көлке көнен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Быелгы бәйрәм дә искәрмә түгел. Бәйрәм барышында күңелле уен – биюләр башкарылды, балалар төрле конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Балалар да, өлкәннәр дә чарадан уңай тәэсирләр һәм хис-кичерешләр алдылар. Бу – педагогларның күпкырлы хезмәтләре нәтиҗэсе. Барлык катнашучылар да бәйрәм ахырында татлы бүләкләр алдылар.
Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат йорты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
ноябрь, 2025 ел
Халыклар бердәмлеге көне
4 ноябрь көнне бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу-үткәнне, хәзерге һәм киләчәкне берләштерү, илебезнең барлык кешеләрен бер-берсенә, туган ягына, Россиягә мәхәббәт белән берләштерү көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә стена газетасы чыгарылды.
23
май, 2025 ел
Җиңел атлетика буенча чемпионат
22 май көнне Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары Заһидуллин Р.И. һәм Ермолаева С. И. ОВЗ белән авыручы спортчылар арасында җиңел атлетика буенча район чемпионатында катнашып призлы урыннар яуладылар.
3
май, 2025 ел
Мастер класс
3 май көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә бәйрәм открыткалары ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
6
ноябрь, 2024 ел
«Яратам сине, минем Республикам»темасына рәсем ясау һәм кул эшләре иҗат итү буенча иҗади көн
«Яратам сине, минем Республикам»темасына рәсем ясау һәм кул эшләре иҗат итү буенча иҗади көн
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз