«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты» дәүләт казна учреждениясе. "Халык мәдәниятенең якты дөньясы» дигән темага дәрес үткәрде.

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Чараның максаты: халык көнкүреше, халык-гамәли иҗаты һәм гореф-гадәтләре белән танышу.

Бурыч:

 - туган як һәм ил тарихын өйрәнү аша интеллектуаль, рухи-әхлакый һәм гражданлык-патриотик үсешкә ярдәм итәргә;

- балаларның иҗтимагый, иҗади, тикшеренү үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру;

 - укучыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы символларына хөрмәт һәм ихтирам хисләре, геройларча үткәне, тарихи һәм мәдәни мирас өчен горурлык тәрбияләү.

 

Чарада 3 бала катнашты.

 Без, 21 нче гасырда яшибез һәм безнең гасырлар буе сакланып килүче, ата-бабаларыбыздан калдырган бай мәдәни мирасыбыз бар. Элек-электән Россия үзенең традицияләре, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән дан тоткан. Хәзерге вакытта илебезнең мәдәни тормышында  Ватан тарихына, милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләренә, фольклорга, халык сәнгатенә һәм һөнәрләренә карата кызыксыну уяну куандыра. Шул уңайдан тәрбияче иҗади эшләр күргәзмәсе оештырды: чигү, бәйләү әйберләре һ.б. Балаларга тәкъдим ителгән барлык иҗади эшләрне кызыксынып карадылар. Соңыннан тәрбияче балаларны халык иҗаты үзенчәлекләре китабы белән таныштырды: фольклор, халык җырлары һәм биюләр турында.

Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International