17 нче гыйнвар көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә янгын һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында эвакуацияләү буенча өйрәнүләр узды.
Кулдан башлап җибәрелгән хәбәр итү системасы эшләгәннән соң, оешмада тренировка вакытында эшләп утырган хезмәткәрләр һәм социаль хезмәтләр алучылар оешкан төстә үзәктән имин урынга чыгып киттеләр. Җаваплы затлар бинадан китү-китмәүне тикшерделәр, нәтиҗәләр ясалды.
Мондый күнекмә эвакуацияләү хезмәткәрләрдә янгын килеп чыкканда һәм гадәттән тыш хәлләрдә тиз һәм хатасыз эшләргә, янгынны кисәтү һәм бетерү буенча дөрес карарлар һәм чаралар күрергә, учреждениедән читтә булган кешеләрне эвакуацияләүне коллектив рәвештә үткәрергә мөмкинлек бирә.
Тренировкалар графигы нигезендә, мондый өйрәнүләр квартал саен үткәреләчәк.