"Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры"

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

15 нче гыйнвар көнне социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең ялын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Эльза Сәмигуллина "Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры"нда кунакта булды. Мәдәнияткә кызыксыну уяту, гаилә мөнәсәбәтләрендә һәркемнең әһәмияте һәм роле, үз-үзләренә ышаныч тәрбияләү максатыннан, «Кияүдәгеләр өчен кияүләр» спектаклен 24 социаль хезмәт күрсәтелүче гаилә карады.

Бөтен театр куелышы бер сулышта узды, тамашачыларга уңай эмоцияләр калдырды. Ул күпләрне уйланырга, үзләрен читтән карарга мәҗбүр итте. Спектакльдән соң алар кайчагында теге яки бу гамәлләре белән гаиләдә бер-берсе белән киңәшләшмичә, карар кабул иткәннән соң ул нинди дә булса күңелсезлекләргә китерүе хакында уйланмауларын таныдылар.

Ахырда чакырылган кунаклар спектакльгә соклануларын белдерделәр һәм оештыручыларга һәм артистларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International